пятница, 23 октября 2015 г.

Мирхәйдәр Фәйзи шигърияте

   М.Фәйзи ХХ гасыр башы татар поэзиясенең романтик юнәлешен дәвам итә һәм аны яңа үзенчәлекләр белән баета. Ул, берьяктан, Г.Тукай, С.Рәмиев, М.Гафурилар буыны тудырган халыкчан һәм гуманистик традицияләргә тугры булып калса, икенче яктан, аның әсәрләрендә милли шигърияткә унынчы елларда килгән Ш.Бабич, С.Сүнчәләй, Г.Харис, Г.Сөнгати, З.Бурнашева, Х.Шаммасова, З.Сәгыйдә һ.б.лар иҗатында калкуланган яңа мотивлар, поэтик бизәкләр дә чагыла. Шагыйрь буларак лирикада ул үз юлын табарга, үз кичерешләрен җырларга омтыла.
  М.Фәйзи шигърияте мотивлар төрлелеге, тел-сурәтләү чараларының байлыгы белән характерлана. Анда халык, милләт, социаль контрастлар, яшәү, үлем, тәкъдир, дини мотивларны аерып чыгарырга мөмкин. Табигать, музыка, мәхәббәт культы кебек романтик эстетика атрибутлары тотрыклы төс ала. Шулай да аның иҗатын замандашларыныкыннан аерып торган сыйфат төсендә авыл мотивының калку гәүдәләнүен күрсәтергә кирәк. Шигъри мирасының буеннан-буена күзәтелгән бу тема туган як төшенчәсен белдерүгә хезмәт итә. Шагыйрь үз күңеленә кәгъбә иткән, яшәешенә ямь өстәгән «авыл – ал гөл» темасы М.Фәйзи әсәрләрендә ваклап, кечкенә өлешләргә бүленеп, детальләштерелеп тасвирлана һәм мондый шигырьләр бер шәлкем тудыралар. Романтик рухлы герой егет-кызларның җырлы-биюле уеннарын, җыен күренешләрен күреп соклана («Чишмә буенда»). «Печән чапканда» шигырендә печән чабу, физик хезмәт романтикасы белән хозурланган лирик «мин»нең тирән күңел кичерешләре, хисләре авыл, туган якка мәхәббәтенең бер өлеше буларак гәүдәләнеш ала. Күкрәгеннән ак күгәрчен очыру детале лирик геройның ашкынулы, дәртле хисләрен зурайтып, арттырып җибәрә:
Тиңлимен ил кызларын мин гөл белән,
Яшь йөрәктән пакъ мәхәббәт гарыз итәм (аңлатам)
Күкрәгемнән ак күгәрчен очрамын,
Саф сәламнәр илтүен җилдән көтәм.

   Бай, шат һәм моңлы сурәтләр аша тасвирланып, кабатлаулар, сынландырулар аша тергезелгән табигать күренешләрен («Табигать манзарасы», «Хәйран булам»), лирик геройның күңелен җилкетә, җан, ямь бирә торган ел фасылларын («Җәйге төн») сурәтләгән әсәрләр дә шушы шигъри бәйләмнең гаҗәеп матур бизәкләре булып торалар:
Сергә чумылып, чолганып ак нур белән
Күренә ап-ак тезмә таулар төркеме,
Күренәләр юллар еландай ялтырап,
Ямьлиләр күлләр табигать күркене.
(«Җәйге төн»)
   Шагыйрьгә табигать һәм табигыйлеккә якын торган авыл матур күренә. Автор туган авыл, табигать матурлыгына хәйран калып, аны гөл дип атый. Туган як төшенчәсен, авыл матурлыгын моңлы музыка-уен коралларында, моңлы халык җырларында да («Җырчы Хәсәнгә», «Халыкча»), физик яктан көчле, дәртле егетләрендә дә, «нечкә билле, ак тәнле» кызларында да таба ул. Авыл темасына соңрак язылган шигырьләрендә мәгънә һәм форма ягыннан яңа, кабатланмас бизәкләр, төсләр өстәлә.
   Бөтенне өлешләр аркылы гәүдәләндерү алымы аша авыл илнең бер өлеше итеп карала. «Илем» шигырендә автор авылга дан җырлый. Җан яме, ямь бәйләме, алтын тәхет шартлы-романтик образлары лирик геройның үз авылы белән горурлану, соклану хисләрен сурәтлиләр. Авылның җиле, давылы, кешеләрнең яманы, дусы кебек детальләр ярдәмендә туган як төшенчәсе төгәлләштерелә. Күренә ки, шигырьнең эчтәлеге булган авылны ярату хисе, лирик геройның рухи дөньясын күрсәтеп кенә калмыйча, шагыйрьнең гражданлык позициясен, дөньяга карашларын да белдерә. Халык теләк-омтылышлары белән яшәп, яшәү мәгънәсен халыкка хезмәт итүдә билгеләгән авылы өчен «аккош» булырга хыяланган лирик герой үз белемен, бәхетен, хәтта үз гомерен дә аның белән бүлешергә әзер:
Мин телим Хактан белем, бәхетем белән гомрем гелән,
Һәммәсен бүлмәк булам халкым белән, авылым белән.
Тырышамын авылым өчен, аккош булыйм дип бәхетенә,
Нурлы бер аккош булыйм дип авылым – алтын тәхетемә.
   Ә инде «Юлык», «Юлык моңнары» шигырьләрендә бу теманы сурәтләүне шагыйрь конкрет яссылыкка – үз тормыш юлында, яшәешендә зур урын тоткан, җаны-рухы белән тойган, һәр күренешен үз калебе аша үткәргән Юлык авылына күчерә. Аларда лирик геройның кичерешләре күпмедер күләмдә шәхсиләштерелә, автор белән якынайтыла. Шигырьнең беренче строфасында лирик герой үзенең изге хыялын, идеалын Юлык авылы белән бәйләп куя. Алдагы строфаларда күңел мотивы килеп керә. Шәркый формаларга – гөл һәм былбыл образларына мөрәҗәгать итеп, автор аларны яңа мәгънә, эчтәлек белән баета. Лирик герой үз күңел-былбылын авыл-гөл белән бәйләп, аның матурлыгын сайрый:
Әллә күңелемне игез иткән авыл белән,
Ямьләп килде күңелемне ул авыл гелән;
Авыл – ал гөл, минем күңелем былбыл аңа,
Рухланадыр былбыл гелән, ал гөл белән.
   Теләк-омтылышларына, идеалына «Юлык авылы аша юлыгу» өчен лирик герой дөлдел атларга менеп чаба. Соңгы строфаларда ярату, хозурлану хисе иң югары ноктага җиткерелә. Аңа «чәчәкләрдән күңелләремә ямьнәр ява», «күктә йөзгән йолдызлардан ямьнәр ява», «Юлык авылы җир җәннәте – ямь бишеге» кебек сүз-сурәтләр, чиктән тыш арттыру, чагыштыру алымнары ярдәмендә ирешелә.
   Шул рәвешле М.Фәйзинең аерым шигырьләрендә төп мотив булып килгән халык, табигать, моң, музыка, кызлар матурлыгы, егетләрнең физик вә рухи ныклыгы, табигыйлек, кичке уен, җыен, печән чабу күренешләре, хезмәт романтикасы берләшеп, авыл темасын гәүдәләндерәләр, матур һәм төрле төсләрдәге бер мозаика тудыралар.
   М.Фәйзи шигъриятендә Тукай темасының гәүдәләнеше иҗади бәйләнешләр, әдәби йогынты мәсьәләсе ноктасыннан шәрехләнә ала. Татар халкының Мәккәсе, рухи кыйбласы булган Казанга М.Фәйзи, Г.Тукай белән очрашу максатыннан, бу шәһәргә тагын бер кат махсус сәяхәт кыла, үзенең шигъри остазы, рухи таянычы белән күрешергә тели. Аңа шагыйрь белән очрашу насыйп булмый, әмма бу сәфәр «Габдулла әфәнде Тукаев наменә» (1912) дигән шигыре тууга сәбәп була. Әсәрдә М.Фәйзинең Тукайга тирән ихтирамы, аның татар халкы хәятында, әдәбиятында тоткан олылыгын, зурлыгын тою хисләре гәүдәләнгән. Мәгълүм булганча, бу темага унынчы елларда күп шагыйрьләр мөрәҗәгать итә, ул Тукайның вакытсыз үлеме белән тирән фәлсәфи, ижтимагый төсмер алып калкуланып та китә. Бу әдипләрнең «шагыйрь һәм халык», «шагыйрь һәм милләт» концепциясе тирәсендә уйлануларның нәтиҗәсе дә булып тора. Шагыйрьләр яшәү мәгънәсе, иҗат кыйбласын ачыклау юлында милли идеалның әхлакый һәм фәлсәфи нигезләрен билгеләргә омтылалар, милли идеал хакында эзләнүләр алып баралар. Тукай үз иҗаты, тормышы, яшәеш үзенчәлеге белән башкаларга идеал, үрнәк, өлге ролен үти, ул гына түгел, аның шигъриятендә идеал шагыйрь образы калыплаша. М.Фәйзи шигырендә Тукай образы Урта гасыр татар, суфичылык, Х1Х гасыр мәгърифәтчелек әдәбиятлары традицияләрендә шартлы романтик сурәтләр ярдәмендә идеаллаштырылып тасвирлана:
Әллә исмең гали, җисмең бер нур,
Хакның җиргә иңгән мәләге (фәрештәсе)
Әллә зур күңелле, көчле телле
Безгә хакның махсус бүләге.
   М.Фәйзи шигъриятендә Г.Тукай иҗаты белән бәйләнеш гомумән көчле, ул һәрдаим шагыйрь традицияләренә тугрылык саклый. Шагыйрь әдәби иҗатта гына түгел, ә яшәештә, катлаулы хәятта Фәйзигә үз кыйбласын, мәсләген билгеләргә булыша, юл күрсәтә. Аеруча яшәү мәгънәсе, шагыйрьлек миссиясе, аның халык, милләт язмышындагы роле турында уйлануларын тасвирлаган «Фәрештә» (1912) шигыре Тукайның «Тәм һәм ләззәт нәрсәдә» (1907) әсәре йогынтысында язылган. Биредә, беренчедән, «Габдулла әфәнде Тукаев наменә» шигырендәге «фәрештә» образы тагын килеп керә, аның әсәрдәге тоткан урыны тирәнәеп китеп, фәрештә шагыйрьгә киңәш, үгет-нәсыйхәт бирә. Яшәү, тормыш тәмен, мескен-фәкыйрьләргә теләктәшлек итеп, милләт һәм халыкка хезмәт итүдә күрә. Ул автор тарафыннан Аллага якынаеп, аның ризалыгын алып, чын кеше булуның бер юлы буларак тәкъдим ителә:
Бер Аллага итеп коллык, фәкыйрь-мескенне
кызгансаң,
Керешсәң, милләткә хезмәт өчен җиңнәрне сызгансаң,
Менә шунда бу тормышның тәмен белсәң белерсең син,
Менә шунда тәмам чын-чын кеше булсаң,
булырсың син.
   Халыкчан нечкә юмор белән сугарылгын «Ата белән бала» (1912), «Егет илә кыз» (1912) шигырьләрендә дә Тукай рухын күрү кыен түгел. 1913 елда язылган «Мөнбәр вә мендәр» шигырендә антитеза алымы ярдәмендә халык мәнфәгатьләренә, ихтыяҗларына аркасы белән торган, миллионнар белән эш итүче байлар катлавы Тукайча сатирик үткенлек белән тәнкыйтьләнә:
Ул йөри дишла белән гел, мендәре йомшак мамык
(Шундый бер бай, милләтем дип йөрмәс инде вакланып).
Ач туганнар, ярлы милләт бармы? - Уйлап бакыйм да.
Калмый шантан (күңел ачу урыны) һәм трактир,
тик йөри ахмакланып.
   Яшәү идеалын милләткә хезмәт итүдә билгеләгән көчле ихтыярлы, сынмас рухлы галим образы байга каршы куелып гәүдәләнгән. Шагыйрь лирик геройның аларга мөнәсәбәтен тирәнәйтү, ике чынбарлык каршылыгын тагын да конкретлаштыру максатыннан мөнбәр - мендәр, бер тиен - миллион кебек антиномияләргә мөрәҗәгать иткән.
   М.Фәйзи үз шигырьләрендә замандаш шагыйрьләренең идея-эстетик үзенчәлекләрен, төп мотивларын, сурәтләү алымнарын, поэтик нәкышләрен иҗади файдалануның оста үрнәген күрсәтә. 1910 елларның урталарында иҗат ителгән әсәрләрендә шагыйрьнең Дәрдемәнд, С.Рәмиев лирикасына мөрәҗәгать итүе сиземләнә. Моның сәбәпләре шагыйрьнең яшәү һәм үлем, тәкъдир, язмыш кебек фәлсәфи мәсьәләләр турында гамьнәргә бирелүе белән аңлатыла. Беренче бөтендөнья сугышы еллары татар әдәбиятында рухи һәм физик үлем темаларының, төшенкелек, өметсезлек, дини мотивларның калкулануы да аның иҗатына тәэсир ясый. Менә бу сыйфат үзгәрешләре М.Фәйзи шигъриятенең идея-эстетик яктан катлаулануына, анда психологик анализның тирәнәюенә китерә. Аурупа - рус әдәбиятларында формалашкан модернистик агымнардан экзистенциализм, экспрессионизм билгеләре, аларга хас сурәтләү чаралары ярдәмендә лирик геройның каршылыклы, газаплы кичерешләре тасвирлана башлый.
   1913 елда М.Фәйзинең «Яшь күңел» исемле китабы дөнья күрә. Бу җыентыкка тупланган шигырьләрне күңел мотивы, лирик геройның каршылыклы – кайгы-хәсрәтле һәм шатлыклы күңел халәтен гәүдәләндерү берләштерә. Китапны шагыйрьнең «Үз иркемә куй» әсәре ачып җибәрә. Тәкъдир, язмышка мөрәҗәгать итеп язылган бу шигырьдә лирик герой, кеше туганчы ук, аның гомере, фани дөньяда ниләр күрәчәге Аллаһы тарафыннан билгеләнеп куела дигән дини өйрәтмәгә, кагыйдәгә каршы чыга. Әсәрдә лирик геройның гыйсъянчылык сыйфатлары да чагыла. Беренче-икенче строфалардагы кеше яшәешен, аның эш-гамәлләрен бер тәртипкә, тар рамкаларга салган тәкъдиргә ризасызлык хисе өченче строфада рәнҗүгә кадәр үсеп җитә:
Ихтыяр юк үз теләгем берлә эш күрмәк өчен,
Иркемә каршы төшәсенә, сарыф итеп син бар көчең.
Ул синең золмың чиген чыкмак санап мөмкин түгел,
Кыска холкың берлә тар рамкаң өчен рәнҗи күңел.
   Күңелне бәйдә тоткан тәкъдиргә гипербола алымы ярдәмендә арттырылган ирекле вөҗдан («вөҗданымны программаңнан мең артык беләм») каршы куела. Шәхес иреге, күңел хөрлеге кеше өчен иң кирәкле, иң зур кыйммәт буларак тәкъдим ителә. Кешенең җирдә үзенә хуҗа булып яшәү теләге шулкадәр көчле, аның үтенече тормышка ашкан очракта, ул Аллаһыга, язмышка тел-теш тидермәскә вәгъдә бирә. Алар хакына лирик герой, язмышка буйсынып, Аллаһыга шөкер итеп, булганга канәгать булып яшәгән мөселманга бакыйлыкта вәгъдә ителгән җәннәт тормышыннан – алтын, байлык, матур яр, былбылларыннан да баш тарта. Соңгы строфада риторик эндәш формасында бирелгән лирик геройның үтенече, фәләккә ялваруы, аның чарасызлык, гаҗизлек баскычында торуын дәлилли. Шигырьнең тулысынча тәкъдиргә, фәләккә мөрәҗәгать рәвешендә язылуы, чиктән тыш арттыру, «тоткын», «тырнак», «тар рамка», «программа» кебек образлар-детальләр хис-кичерешне көчәйтә.
   Лирик герой күңеленең кайгылы халәтен тергезгән шигырьләр тезмәсеннән шагыйрьнең «Үткән вакыт» шигыренә мөрәҗәгать итик. Әсәр 1910 елда иҗат ителә һәм беренче тәҗрибәсе булуына карамастан талантлы каләм белән язылган. Автор шигырьдә ретроспектив вакытны файдалана. Зарлы, хәсрәтле күңел дөньясына лирикада еш сурәтләнгән яшьлек тә, үткәндә калган нурани мәхәббәт тә түгел, ә сирәк очрый торган саф, шатлык һәм ямь тулы сабыйлык чорын каршы куя. Сабыйлык тормышының сурәте зифа талдан ясалган атка атланып чабулар, балык тоту, су керү, кызыклы уеннар уйнау, җиләк җыю, Урал, су буйларында күңел ачып йөрү детальләре ярдәмендә тудырыла һәм җанландырыла. Пакъ вөҗүд, мәгъсум, саф калеб-кара тап, кер антиномияләре шигырьдәге каршы кую алымын тирәнәйтә, кайгы хисен югары дәрәҗәгә күтәрә. Лирик герой, күңеленең хәзерге халәтен сабыйлык чоры белән чагыштырып, үз-үзенә риторик сорау куя:
Уйлап-уйлап үткән вакытларны,
Чагыштырып соңгы хәлемә, -
Нигә элек алай? Хәзер болай? –
Хәйран булам дөнья хәленә.
   Соңгы строфада лирик геройның үкенеч хисе чарасызлык хисенә күчә. Ул Аллага эндәшеп, аны кайгысыз, рәхәт, уйнап, сикереп чабып йөргән сабыйлыкта калдырмыйча, үстергәне өчен ризасызлык, үкенеч хисен белдерә. Шигырьдә гыйсъянчы герой сыйфатлары да күренеп кала.
  Шагыйрьнең аерым шигырьләрендә сызлану фәлсәфәсе ярдәмендә яшәешкә, тормышка бәя-мөнәсәбәт белдерелә. Ш.Бабичның шул исемдәге әсәре йогынтысында иҗат ителгән «Зарлану» шигырендә «дөньядан рәхәт күзләгән» лирик герой дустына эндәшә, ямьле тормыш, ямьле йөз урынына аның ялган, үлем оясы булуын күреп сызлана. Өченче строфада лирик герой, үзенең борчулы, дөнья гаделсезлегеннән арган күңеленә тынычлык эзләп, изге эзгә – файдалы эш-гамәлләргә үз күңелен юнәлдерә, әмма шатланган калеб янәдән үзенең алдануын төшенә:
Аптырыйсың һәм арыйсың, күзлисең бер изге эз.
Булмый, тормыш изде безне, җөмлә юллар кан гына.
Кайвакытта калебләр әллә нидән шатлана,
Күп тә үтми ут калебтә, булган ул ялган гына.
   Шушы хәлдән, халәттән чыгу юлын эзләгән герой ирреаль дөньяга мөрәҗәгать итә, әмма анда да җәһәннәм, сызылып сызланучы җанны гына күрә. Соңгы юлларда дөньядан ямь, бәхет очратудан, яктылык табудан, өметен өзгән лирик геройның калебенә дуслардан гына нурлар иңелү мөмкинлеге, өмете аңа юану хисләре алып килә. Сүз-сурәт катламындагы рәхәт-ялган, шатлык-корбан егълау, изге эз – канлы юл, ямь-җәһәннәм антиномияләр лирик геройның сызлану хисен, зарлы халәтен көчәйтә. Автор риторик мөрәҗәгать, риторик сорау, күп нокталар, «җөмлә юллар кан гына» гиперболасы, антитезалар, символик образ ярдәмендә лирик геройның чарасызлыгын, сызланулы халәтен тулырак ачуга ирешә.
  «Бәхет» шигырендә лирик геройның күңел кичерешләре авторныкына якынайтыла. Аңа геройның халәтен вакыт ягыннан төгәлләштерү аша ирешелә. Әсәр М.Фәйзинең үз тормышы, язмышы турында бәян итүе кебек кабул ителә башлый. Фани дөньяда унтугыз ел яшәп тә бәхетне күрмәгән, тоймаган геройның сызланулы күңеле әсәрнең сурәтләү объекты булып тора:
Мин туганга унтугыз ел, һич тә бәхет күрмәдем,
Бер вакыт соң ул миңа да койрыгын болгар микән?
   Шигырьне мәгънәви яктан өч өлешкә аерырга мөмкин. Беренче өлештә лирик геройның борчылу, кайгыру сәбәбе – көтеп-көтеп тә килмәгән бәхет. Шушы халәттә сызланып яшәргә мәҗбүр ителгән герой бәхет килүенә өметен өзми. Бәхеткә мөрәҗәгать итү, аны чакыру алымы лирик геройның гаҗизлеген белдерү чарасына әверелә. Икенче өлештә лирик геройның хис-кичерешләре үзгәрә, өмет хисе өметсезлеккә күчә. Борчылу сәбәбе дә үзгәрә. Бәхетнең барлыгына шик-шөбһә белдергән лирик герой, инде чит кешеләр мактаганга күрә генә, аны үзенә чакыра. Бәхет килсә дә, аның башы түбән иелгән, рухы сүнгән, күңеле боек лирик геройның кайгылы-хәсрәтле халәтен уңай якка үзгәртә алуына ышанычы калмаган. Соңгы өченче кисәктә лирик герой гомер буе көткән, эзләгән, әмма соңарып килгән бәхетеннән баш тарту югарылыгына күтәрелә. Аның сәбәбе фәлсәфи планда бирелә – гомер үткән, үлем вакыты җиткән:
Эзләнеп, бәхтем куып йөрим тагын гафләт (ваемсызлык) белән,
Газраил җаным алырга күптән интизар (зар булып) икән.
Юк, алайса, вакыт үтте, килмәсен бәхте миңа!
Нишлим ул бәхте илә? Җитте үлем вакыт миңа.
  «Рәхәт кайда?» шигыренең эчтәлеге алдагы ике әсәрдә гәүдәләнгән идея-фикерләрнең мантыйкый үстерелеше һәм төгәлләнеше кебек кабул ителә. Ул лирик геройның күңел сыкрануларына, эзләнүләренә чик куя. Әсәрдә экзистенция баскычындагы лирик геройның кичерешләре тасвирлана. Җир тормышында рәхәт тәмен татуга, бәхеткә ирешүгә өмете киселгән, өзелгән лирик герой дөньядан ваз кичү хәленә җиткән:
Тудым, тордым, гиздем дөньясын да,
Аһлар ордым, рәхәт тапмадым.
Кудым бәхтен комын, сулар кичтем,
Мәгәр рәхәт тәмен татмадым.
   Тау кадәр дип вәгъдә ителгән бәхетнең алдау, күз буяу икәнлеген төшенгән лирик герой «яшәешкә – имансыз дөнья», «канлы җиргә ләгънәт» укый. Тискәре якларын, гаделсез кануннарын бер-бер артлы санау алымы ярдәмендә дөньяга нәфрәт белдергән лирик герой, яшәүдән баш тартып, Аллаһы әмере белән бакый дөньяга күчә. Әлеге экзистенциаль чиктән соң лирик геройның кичерешләре үзгәрә: сыкрану, сызлану шатлык белән алышына. Үлем аңа шатлык китерә, горурлык хисе пәйдә була. Ләхеттәге тынлык, бәхет гөлләренә ирешү, шәфкать күлләрен күрү лирик геройның халәте, кичереше үзгәрүнең сәбәбе булып тора:
Монда рәхәт икән, монда тынлык,
Монда күрдем бәхет гөлләрен.
Тапмаганда анда тамчысын да
Монда күрдем шәфкать күлләрен.



2 комментария: