пятница, 23 октября 2015 г.

Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш юлы


   М.Фәйзи (Мирхәйдәр Мостафа улы Фәйзуллин) 1891 елның 19 октябрендә (яңа стиль белән 1 ноябрьдә) элекке Оренбург губернасы Орск өязенең Күкшел авылында туа. Атасы Мостафа чыгышы белән Чистай якларыннан. Ул, бәхет эзләп, Оренбург якларына килеп чыга һәм миллионер Хөсәеневләрнең Күкшел утарына эшкә керә. Оренбург янындагы Каргалы авылыннан башкорт кызы Зәйнәпкә өйләнеп, 8 ир бала һәм 3 кыз үстерәләр. Утарда әүвәл приказчик, аннан управляющий булып озак еллар эшләгәннән соң, Орск шәһәрендә йорт сатып ала һәм 1907 елдан Фәйзуллиннар гаиләсе шунда яши башлый. Балаларыннан берничәсе, шәһәрдән ерак түгел Җүнәй дигән бер авылда йорт салып, иген игәргә керешәләр.
   Мирхәйдәр гаиләдә унберенче – төпчек бала булып дөньяга килә, балачагын Күкшел, Җүнәй авылларында, Орск шәһәрендә җитеш, мул тормышта, табигать кочагында үткәрә. Заманына күрә укымышлы һәм ачык фикерле булган әнисе Зәйнәп Мирхәйдәрдә укуга-белемгә мәхәббәт тәрбияли. Ике ел абыстайга йөреп, апасы һәм абыйсы булышлыгы белән дә ул укырга-язарга өйрәнә. 1902-1904 елларда Мирхәйдәр Орск шәһәрендәге Габдулла хәзрәт Мәгази мәдрәсәсендә башта Фазылҗан хәлфәдән, соңрак Мәгазинең яңа салынган мәдрәсә бинасында Зыя хәлфәдән белем ала. Дини бәйрәмнәрдә утарга кайтып йөри. Туган ягының гүзәл табигатенә, татар халкының милли йолаларына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт шушы елларда тәрбияләнә.

   Нечкә күңелле, «иркә булып, матур, бәхетле тормыш эчендә үскән», «матурлыкка, ямьнәргә бай булган утар»да яшәгән Мирхәйдәр мәдрәсә тормышына күнегә алмый, тора-бара укуга дәрте сүрелә. Мәдрәсәдәге мохиттән тыш, уку-укыту программасы, ысул-методлары да шәкертне канәгатьләндермәгән булса кирәк. Салкын акыл, коры истә калдыруга, логик фикерләүгә корылган предметлар Мирхәйдәрнең җанына җим бирмәү сәбәпле, ул, рухи азык эзләп, газета-журналларга тартыла. Мәгълүм булганча, 1905 елгы Беренче рус инкыйлабының шифалы җилләре тәэсирендә татар халкының рухи-мәдәни күтәрелеше өчен мөмкинлекләр ачыла: сүз иреге игълан ителеп, татарлар оешып яшәгән төбәкләрдә газета-журналлар нәшер ителә башлый, матбагалар челтәре киңәеп китеп, китаплар басыла, милли профессиональ театр барлыкка килә, татар әдәбияты яңару юлына баса.
Иҗтимагый активлык барлыкка килеп, милли үзаң формалашкан шартларда татар зыялылары милләтнең бүгенге хәле һәм киләчәге хакында уйлана башлыйлар. Бу гамьнәрнең бер өлеше милли мәгарифне үзгәртү, үстерү юллары белән бәйләнгән була. Яшүсмер егетне, иң беренче нәүбәттә, газета-журнал битләрендә мәдрәсә тормышын яктырткан язмалар кызыксындыра. Алардагы үз уйлануларына аваздаш фикерләр М.Фәйзидә данлыклы уку йортларында белем алу теләген тагын да ныгыта. Аннан соң вакытлы матбугат битләрендә яңа язылган шигырьләргә, хикәяләргә зур мәйдан бирелү сәбәпле, укучыларга әдәби хәрәкәт белән танышып бару мөмкинлеге туа. Нәкъ шушы язмаларда романтик табигатьле Мирхәйдәр үз күңеленә теләктәшлек таба, алардан алынган тәэсирләр егеттә иҗатка дәрт уята. Ул бу халәтне көндәлегенә болай дип теркәп куйган: «Бу кыш мин мөхәррир булырга һәвәсләнә башладым. «Татар туе» исеме белән бер вакыйгадан алып язылган пьесамны җиңгиләргә укып, аларны хәйран да калдырдым. Бәетләр, шигырьләр язуга бирелеп киттем» [Фәйзи, 1957; 372]. Шушы елларда М.Фәйзи белем алуны Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Шәкертлек чорында әдәбият белән кызыксынуы тагын да көчәя. Татар язучылары әсәрләреннән тыш, төрек һәм фарсы телендә язылган китаплар укый. Шул ук вакытта русча өйрәнүе, рус әдәбияты һәм театры белән кызыксынуы билгеле.
   Шунысы мәгълүм, «Хөсәния» мәдрәсәсенең рухы булачак язучыга уңай тәэсир итә. Ул монда үзен иркенрәк хис итә, активлыгы арта төшә, замана җилләре аның тирәлеккә, шул исәптән мәдрәсәнең уку-укыту системасына, тормышка тәнкыйди мөнәсәбәтен формалаштыра. М.Фәйзинең Оренбургта нәшер ителгән “Чүкеч” журналының 1908 елның 1 гыйнвар санында басылган беренче мәкаләсе мәдрәсә мөгалимнәренең эшчәнлегендә урын алган гаделсез эш-гамәлләрне тәнкыйть итә. Шушы вакыйгадан соң язучы чорның актуаль иҗтимагый-милли мәсьәләләрен яктырткан язмаларын «Чүкеч», «Әльислах», «Идел», «Бәянелхак», «Вакыт», «Шура», «Аң», «Сөембикә» журнал-газеталарында даими бастыра башлый.
   Кызганыч ки, сәламәтлеге начар булу сәбәпле, аңа Оренбургта ике елдан артык укырга туры килми. Әмма белемгә омтылган үсмер күңел төшенкелегенә бирелми, үзлегеннән төрек әдәбияты, рус классикасы, татар сүз сәнгате белән танышуын дәвам иттерә. Абыйлары алдырткан газета-журналларны даими укып бара. Шушы шартларда әдәби иҗатка килүнең тәүге адымнарын ясый. Рус театрында караган «Два Ивана Петровича» исемле комедиягә ияреп, «Ике Хәсән» дигән пьеса яза. Кулъязмасы сакланмау сәбәпле, аның идея-эстетик үзенчәлекләре хакында сүз алып барып булмый.
   М.Фәйзи гомеренең күп өлешен Орск шәһәрендә үткәрә. 1911 елда булачак әдип тормышында аның яшәү рәвешенә зур йогынты ясаган вакыйгалар була. Казан Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган И.Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендә Оренбург шәһәрендә оешкан труппа татар халкының мәдәни тормышында танылып өлгерә. Аның эшчәнлеге үрнәгендә Орски яшьләре дә тамаша оештыру теләге белән янып йөри башлыйлар. Ә бу әдәби-мәдәни хәрәкәтне башлап йөрүчеләрнең берсе М.Фәйзи була. Бу көннәрдә «Сәйяр» труппасы Орск шәһәре клубында спектакль уйнап, татар сәхнәсендә беренче адымнарын ясаган яшьләр күңелен рухландырып җибәрә. Труппаның уеннарында җирле һәвәскәрләр дә катнаша. Профессиональ актерлар белән очрашу, алар ярдәмендә һөнәри осталык мәктәбе үтү М.Фәйзинең күңелендә мәңгелеккә уелып кала. Орск шәһәренең мәдәни хәятындагы шушы вакыйга язучының иҗат юнәлешен, яшәү мәгънәсен билгели, әдәбият-сәнгать, театр сәнгате аның гомерлек юлдашына әверелә. Әлеге тарихи мизгелләрдән соң Орск шәһәренең аңлы, укымышлы, кыю яшьләре бер-бер артлы «Югалган хатын», «Түләшү», «Бүләк өчен», «Кияү эзләү» һ.б. пьесаларны сәхнәләштерә. М.Фәйзи шәһәрнең әдәби-мәдәни тормышында кайный башлый, татарлар арасында милли әдәбият һәм сәнгатьне таратучыга әверелә һәм тыйнак, ярдәмчел, кешелекле, сабыр холыклы егет татар зыялыларының, яшьләрнең тирән ихтирамын казана. Оештыручы, режиссер, гример, актерлык эшчәнлегеннән тыш бу елларда ул шагыйрь һәм тәрҗемәче буларак та таныла.
   Бу вакытта М.Фәйзи, бертуган абыйсы Мортаза Фәйзуллинның мануфактура кибетендә кассир вазифасын башкару белән бергә, язучылык эшенә ныклап керешә. 1911-1913 еллар – аның әдәби эшчәнлегенең беренче тәҗрибәләр ясаган башлангыч чоры. «Яшьләр алдатмыйлар» (1911) комедиясен драматургның оригиналь пьесаларыннан беренчесе итеп санарга кирәк. Аның артыннан ук иптәше Габдулла Әмиров белән бергәлектә «Бизәнү» (1912) дигән көлке әсәре иҗат ителә. 1911-1912 елларда язылган «Ватылган көзге алдында» исемле бер пәрдәлек комедиясе әдипнең архивында кулъязма хәлендә саклана. Драматургның каләм сынау дәверендә ясалган иҗат күнекмәләре «Кызганыч» (1913), «Тәкъдирнең шаяруы» (1913) мелодрамаларында тулы канлы драматик характерлар тудыруга, көчле конфликтлар оештыруга җирлек-нигез әзерли. Лирик әсәрләр авторы М.Фәйзинең күңелендә халык шагыйре Г.Тукай белән очрашу теләге уяна. Бу нияте якыннарында яклау тапкан яшь шагыйрь 1912 елның май аенда татар-төрки халыкларның фән, әдәби-мәдәни үзәге булган Казанга юл тота. Беренче сәфәрләре белән чагыштырганда, М.Фәйзи монысында иҗат кешесе буларак, дөньяга башка күз белән карый. Сәяхәт вакытында аның күңелендә татар халкының ерак тарихындагы шанлы вакыйгалар яңара, Идел елгасының зурлыгы, матурлыгы аны әсир итә. Г.Тукай белән очрашу насыйп булмаса да, чал Казан шәһәре, аның тарихи урыннары, борынгы һәйкәлләре, әдәби-мәдәни мохите М.Фәйзи күңелендә җуелмас эз калдыра. Казанга сәяхәт М.Фәйзинең әдәби-эстетик карашларын яңарта, әдәбият-сәнгатьнең татар халкы язмышындагы роле хакында тирәнрәк уйлануларга этәреп, аның иҗат активлыгын арттыра.
   Гомеренең иң кызыклы һәм нәтиҗәле өлешен М.Фәйзи милли-мәдәни тормыш кайнап торган Орск шәһәрендә үткәрсә дә, аның күңеле һәрдаим авылга тартыла. Аңа ата-бабалары туып-үскән, я булмаса бай нәселле туганнары, кан-кардәшләре төпләнеп, ныклы тормышта гомер кичергән Оренбург, Киров өлкәләре, Татарстан һәм Башкортстан республикаларының төрле авылларында яшәргә, тормыш тәҗрибәсе тупларга туры килә. Аерым алганда, Җүнәй, Дүрткүл, Шода, Юлык авылларының сихри һәм гүзәл табигате, алар тирәсендә бормаланып-бормаланып аккан елгалары, саф сулы чишмәләре, иң әһәмиятлесе авыл халкының яшәеше, гореф-гадәтләре, йолалары, физик һәм рухи яктан бай, матур күңелле яшьләр дөньясы, халык иҗаты М.Фәйзигә җан азыгы, әдәби эшчәнлегенә саекмас материал бирә.
   М.Фәйзи авылда яшәгән көннәренең бер генә мизгелен дә файдасыз үткәрми. Җырга-моңга гашыйк егет яшьләрнең кичке уеннарында, бәйрәм-мәҗлесләрендә, печән чапканда, иген сукканда я булмаса солдатка алынган никрутлардан ишеткән җырларны, такмакларны, бәетләрне күңел дәфтәренә теркәп бара, үз күңел дөньясын гамьле уйлар, матур типлар белән баета.
   1920-1924 еллар – М.Фәйзи әдәби эшчәнлегенең иң актив һәм нәтиҗәле еллары. «Асылъяр» (1918-1920), «Ак калфак» (1922-1923), «Адашкан күңел» (1922-1923), шул чорның имансызлык, дәһрилек шаукымын гәүдәләндергән атеистик эчтәлекле, антиклерикаль тенденцияле «Кәкре каен» (1923), заман сулышын чагылдырган «Коммунага» (1924) бер пәрдәлек агитпьесалары иҗат ителә.
   Язучы гомер юлының соңгы айлары Баймак шәһәрендә үтә. Йөрәгенең зәгыйфьлеге белән һәрдаим килешеп яшәргә мәҗбүр булган М.Фәйзигә башка авырулар да өстәлә. 1928 елның 9 июлендә талантлы әдип туберкулез авыруыннан вафат була. Ул гражданнар сугышы каһарманнары каберлегенә җирләнә.


3 комментария:

  1. Фәнүзә, беренче карашка, блог бик уңышлы чыккан кебек! Афәрин, бу шулай! Әмма шрифтның ваклыгы һәм төп биттә мәкаләләрнең озын булуы бераз уңайсызлык тудыра. Ә эчтәлеккә килсәк, мәгълумат аңлаешлы, тулы. Мондый блогың өчен рәхмәт сиңа! Дәрес биргәндә мин һичшиксез бу блог белән эш итәчәкмен!

    ОтветитьУдалить
  2. М.Фәйзи авылда яшәгән көннәренең бер генә мизгелен дә файдасыз үткәрми. Җырга-моңга гашыйк егет яшьләрнең кичке уеннарында, бәйрәм-мәҗлесләрендә, печән чапканда, иген сукканда я булмаса солдатка алынган никрутлардан ишеткән җырларны, такмакларны, бәетләрне күңел дәфтәренә теркәп бара, үз күңел дөньясын гамьле уйлар, матур типлар белән баета.
    1920-1924 еллар – М.Фәйзи әдәби эшчәнлегенең иң актив һәм нәтиҗәле еллары. «Асылъяр» (1918-1920), «Ак калфак» (1922-1923), «Адашкан күңел» (1922-1923), шул чорның имансызлык, дәһрилек шаукымын гәүдәләндергән атеистик эчтәлекле, антиклерикаль тенденцияле «Кәкре каен» (1923), заман сулышын чагылдырган «Коммунага» (1924) бер пәрдәлек агитпьесалары иҗат ителә.
    Язучы гомер юлының соңгы айлары Баймак шәһәрендә үтә. Йөрәгенең зәгыйфьлеге белән һәрдаим килешеп яшәргә мәҗбүр булган М.Фәйзигә башка авырулар да өстәлә. 1928 елның 9 июлендә талантлы әдип туберкулез авыруыннан вафат була. Ул гражданнар сугышы каһарманнары каберлегенә җирләнә.

    ОтветитьУдалить