М.Фәйзи 1911-1912 елларда матур әдәбиятның драматургия төрендә нәтиҗәле эшли башлый һәм әдәби хәзинәбезне баетырлык әсәрләр тудырып, язучы буларак җитлегү чорына аяк баса.
Әдипнең беренче оригинал әсәре булган «Яшьләр алдатмыйлар» (1911) комедиясендә азгынлыгы аркасында яшьләр корган тозакка эләккән Гали мулланың көлкеле хәле сурәтләнә. Вакыйгалар Гали мулла өендә бара. Беренче күренештә Мәгърүфә монологында сизелә башлаган үзәк каршылык икенче күренештәге Гали мулла белән Сәлимә арасындагы сөйләшүдә ачыкланып бетә: ул кадим Гали мулла белән Шакир мөгаллим арасында. Аны яңалык белән искелек арасындагы каршылык дип бәяләргә мөмкин.
Комедиядә төп конфликтны тирәнәйтеп, мулланың кимчелекле сыйфатларын тирәнрәк ача торган ярдәмче каршылыклар да бар. Сәлимә иренең кырын эшләрен сизенеп, аның ялгызын гына асрау, хезмәтче кызлар белән калдырырга теләми. Яшьләргә каршы көрәштә берләшкән Гали мулла белән Сәлимә арасындагы ярдәмче каршылык ир белән хатын арасында ышаныч булмауны ача.
Гали мулла белән аның кызы Мәгърүфә арасындагы каршылык аталар белән балаларның милли чынбарлыкка мөнәсәбәтнең, бәянең төрлелеген, яшьләрнең аек акылын күрсәтә. Мәгърүфәнең «Хатыныңа хыянәт итеп, син асраулар белән уйнап йөрисең, динчелек исеме күтәреп, суфилык сатып, яңа фикерләрне сүгеп, үзеңнең шәригать буенча йөрүең шушымыни?» дигән сүзләрендә дин битлеге астына яшеренеп, суфи булып йөргән Гали муллага чыгарылган иң зур хөкем яңгырый.