пятница, 23 октября 2015 г.

Мирхәйдәр Фәйзинең 1910 еллар драматургиясендә конфликт һәм характерлар

   М.Фәйзи 1911-1912 елларда матур әдәбиятның драматургия төрендә нәтиҗәле эшли башлый һәм әдәби хәзинәбезне баетырлык әсәрләр тудырып, язучы буларак җитлегү чорына аяк баса.
  Әдипнең беренче оригинал әсәре булган «Яшьләр алдатмыйлар» (1911) комедиясендә азгынлыгы аркасында яшьләр корган тозакка эләккән Гали мулланың көлкеле хәле сурәтләнә. Вакыйгалар Гали мулла өендә бара. Беренче күренештә Мәгърүфә монологында сизелә башлаган үзәк каршылык икенче күренештәге Гали мулла белән Сәлимә арасындагы сөйләшүдә ачыкланып бетә: ул кадим Гали мулла белән Шакир мөгаллим арасында. Аны яңалык белән искелек арасындагы каршылык дип бәяләргә мөмкин.
   Комедиядә төп конфликтны тирәнәйтеп, мулланың кимчелекле сыйфатларын тирәнрәк ача торган ярдәмче каршылыклар да бар. Сәлимә иренең кырын эшләрен сизенеп, аның ялгызын гына асрау, хезмәтче кызлар белән калдырырга теләми. Яшьләргә каршы көрәштә берләшкән Гали мулла белән Сәлимә арасындагы ярдәмче каршылык ир белән хатын арасында ышаныч булмауны ача.
   Гали мулла белән аның кызы Мәгърүфә арасындагы каршылык аталар белән балаларның милли чынбарлыкка мөнәсәбәтнең, бәянең төрлелеген, яшьләрнең аек акылын күрсәтә. Мәгърүфәнең «Хатыныңа хыянәт итеп, син асраулар белән уйнап йөрисең, динчелек исеме күтәреп, суфилык сатып, яңа фикерләрне сүгеп, үзеңнең шәригать буенча йөрүең шушымыни?» дигән сүзләрендә дин битлеге астына яшеренеп, суфи булып йөргән Гали муллага чыгарылган иң зур хөкем яңгырый.

   Соңгы күренештә яшьләр ятьмәсенә эләгеп, көлке хәлгә калган Гали мулланың куркаклыгы, икейөзлелеге фаш ителә. Халык арасында тәүфыйкълы, әхлаклы булып күренергә тырышкан мулла чын йөзе – азгынлыгы, йөгәнсезлеге ачылудан куркып, үзе авылдан куарга йөргән җәдит Шакир мөгаллимгә кызын кияүгә бирергә мәҗбүр була.
   Комедия татар тормышының актуаль, мөһим мәсьәләләрен күтәрә. Гали хәзрәт белән Шакир арасындагы үзәк каршылык татар зыялылар катлавы - руханиларның бер төркеменә бәя бирә. Алар – кадим, икейөзле,азгын. Автор мондыйларны татар тормышын үзгәртеп коруда, милли алгарышта башлык, җитәкче итеп булмый дигән фикер үткәрә. Ата-ана – кыз каршылыгында шәхес иреге, никах иреге, гаиләдә, җәмгыятьтә хатын-кыз урыны мәсьәләләре дә калкып чыга. М.Фәйзи Гали мулланың тискәре сыйфатларын фаш итеп, милли чынбарлыкны алардан арындырырга, чистартырга тели. Шакир авторның уңай идеалын гәүдәләндерсә дә, ул әле драматург идея-фикерләрен йөртүче генә булып чыгыш ясый, абстракт формада гына бирелгән. Мулланың көлкеле хәлен сурәтләү өчен, ул аның бозыклыгын чамадан тыш арттыра. Асрау кыз дип белеп ир-егетнең кулларын тотуы, битеннән үбеп алу, аңа мәдхия уку детальләре Гали мулла характерына яңа сызык өсти, аның көлкеле хәлен көчәйтә. «Яшьләр алдатмыйлар» комедиясендә көлүнең юмор төре өстенлек итә. Соңгы күренештә Гали хәзрәтнең азгынлыгыннан ачы итеп көлү уйланылса да, аңа юмор килеп кушыла.
   Әдипнең икенче дәвер иҗаты чор әдәби, гыйльми-нәзари эзләнүләре белән тыгыз бәйләнештә үсә. Мәгълүм булганча, унынчы еллар татар драматургиясендә чынбарлыкны сәнгатьчә гәүдәләндерүнең романтик төре өстенлек итә башлый. Ул гына түгел, тормыш-чынбарлыкның төрле катламнарына үтеп кереп, аны аңлау, танып белү омтылышы көчәю; кеше, яшәеш, үлем һәм яшәү мәсьәләләренә игътибар арту; гомернең чикләнгәнлеген, галәм, Алла каршында кешенең кечкенәлеген, көчсезлеген төшенү татар әдипләренең сәнгатьчә фикерләүдәге реализм, романтизм төрләреннән тыш модернизм, экзистенциализм кебек әдәби, фәлсәфи агымнарга мөрәҗәгать итүенә китерә. Бу үзенчәлек М.Фәйзи иҗатында да чагыла. Язучы кеше җанын, рухи бергәләнүләрен, күңел сыкрануларын гәүдәләндерүдә романтизм принципларына, алым-чараларына өстенлек бирсә дә, аның бу чор иҗаты сентиментализм, модернизм билгеләре, сурәтләре белән баетыла.
   Драматург «Кызганыч» (1913) әсәрендә фаҗигале мәхәббәт тарихын сурәтләүгә алына. Вакыйгалар яхшы фикерле дип тәкъдим ителгән Сөләйман бай гаиләсендә бара. Беренче күренештә мелодраманың үзәк конфликты ачыклана: Сөләйман бай белән аның улы Заһид арасында барлыкка килә. Сәбәбе – Сөләйман байның улын Гани бай кызына өйләндерү теләге. Ә Заһид әтисенең кызлар мәдрәсәсендә мөгаллимә булып эшләүче Гәүһәрне ярата. Ә.Закирҗанов хезмәтендә мелодраманың үзәк конфликты пьесада күтәрелгән проблемалар белән тыгыз бәйләнештә ачыклана: «Үзәктә шәхес иреге, кешенең мәхәббәткә һәм бәхеткә хокукы мәсьәләсе тора. Вакыйгалар барышында ул милләт язмышы проблемасы белән эзлекле ялганып китә… Бер яктан, күтәрелгән мәсьәләләр геройларның шәхси свйфатларына бәйле булса, икенче яктан, ирек, бәхет төшенчәләре социаль тигезлек дигән «стена»га бәрелеп юкка чыгалар. Әсәрнең төп конфликты, беренче чиратта, Сөләйман-Заһид каршылыгында хәл ителә» [Закирҗанов, 1997; 47]. Шушы каршылык бер-берсен яратучы яшьләр күңелендә тирән драматик кичерешләр уята. Кызларны көчләп кияүгә бирү, угылларны көчләп өйләндерү заманының үтеп барганлыгын аңлаган Сөләйман бай, үзенең максатын яшерү өчен, гакыл белән өйләнү фәлсәфәсен тәкъдим итеп карый, әмма ул Заһид тарафыннан кире кагыла.
   Заһид әтисе Сөләйманның яшьлектәге мәгънәсез күңел ачулары урынына китапларын, бозыклык юлындагы иптәшләре урынына «укыган, аңлы, мәгърифәтле» дусларын каршы куя. Бу каршылыкта татар яшьләре арасында бозык, надан, азгын егетләрдән тыш милләтнең таянычы булырдай укымышлы, тәрбияле, әхлаклы яшьләр дә булуы раслана. Тормышны аңлау, үз-үзеңә һәм тирә-юньгә дөрес бәя бирү, яшәешнең мәгънәсен билгеләү турындагы карашлар әсәрнең фәлсәфи катламын да барлыкка китерә.
   Җиңелүен аңлаган Сөләйман бай ике арада туган каршылыкны үз файдасына хәл итүнең соңгы чарасына керешә: тиешле мал-мөлкәттән улын мәхрүм итеп, өйдән куып чыгару белән яный. Атаның әлеге эш-гамәле яшь каһарманнарның характерын икенче яктан ачып җибәрә: аларның яңа күңел бәргәләнүләрен, өстәмә каршылыкларны тудыруга юл ача. Мәхәббәтне бар нәрсәдән дә өстен куйган яшьләр, ата тарафыннан куелган шартка әһәмият бирмичә өйләнешеп, үз теләкләренә ирешерләр иде. Әмма мирас милләткә хезмәт итү өчен, халык файдасына тоту өчен кирәк. Күренә ки, үзәк каршылык геройларның милләткә хезмәткә итү, халык турында уйланулары тудырган иҗтимагый-милли эчтәлекле ярдәмче каршылыклар белән тирәнәйтелә.
  Беренче пәрдәнең беренче-икенче мәҗлесләрендә үк фикер-караш каршылыклары төсмерләнә башлый. Пьесада төп һәм ярдәмче каршылыкларның тууына сәбәпче булган никах иреге мәсьәләсенә нисбәтле Сөләйман бай белән аның хатыны Мөнирә арасында беренче ярдәмче каршылык формалаша. Мөнирә, Гәүһәрдән аерып, икенче кызга өйләндерүнең Заһидка бәхет, шатлык китерүенә шикләнеп карый. Ике арадагы бәхәстә яңаруга борылган татар җәмгыятенә бәя дә яңгырап китә. Мөнирәнең «Көчләп күндерүләр белән бу заманда эш итү кыен. Халыкның теленә калырга кирәк, хәзер инде ирләрне түгел, кызларны да көчләп бирүләр бетеп бара» дигән сүзләрендә милли чынбарлыкның искергән гореф-гадәтләре кире кагыла, кешенең шәхес хөрлеге, никах иреге яклана. Шулай ук Сөләйман байның, тәҗрибә туплап, акыл утыртып, 25 яшьләр тирәсендә өйләнү фәлсәфәсенә яшьлектәге мәхәббәтнең дә бәхетле гаилә коруга нигез була алуы турындагы фикер каршы куела.
   Икенче ярдәмче каршылыкны Заһид күңелендәге акыл һәм хис тартышы тудыра. Аның Гәүһәрне, үз янына чакырып, икесе бергә булу теләгенә, Гәүһәр китсә, милләт балаларының шәфкатьле «ана»дан мәхрүм калулары хакындагы фикер каршы төшә: «Ни дим, Гәүһәр?.. Ни дим?.. менә мин шул икенең арасында изеләм, синнән башка миңа сәгадәт юк. Синнән башка мәдрәсә балаларына яхшы тәрбия юк», – дип сызлана ул.
   Өченче ярдәмче каршылык Гәүһәр белән Сөләйман бай арасында. Киләчәктә халыкка хезмәт итү юлында кирәк булачак мирастан Заһидны мәхрүм итү белән Гәүһәрне куркытып, Сөләйман бай үз дигәненә ирешә. Бу ярдәмче бәрелештә, үз теләгенә ирешү өчен, әхлак кагыйдәләре аша сикереп, теләсә нинди начарлыкларга әзер Сөләйман байның куркыныч, түбән җанлы кеше икәнлеге ачыклана.
  Чарасызлык баскычында торган Гәүһәрнең, байлыктан, акчадан, мөгаллимлектән баш тартып, Заһид белән кавышып бәхетле булу мөмкинлеге турындагы күңел бәргәләнүләрендә, иҗтимагый вазифа һәм хис көрәшендә дүртенче ярдәмче каршылык оеша: «Малдан да, мөгаллимлектән дә кул селтәгәндә, без икәү кавышып мәсгуд (бәхетле) булачак идек. Бу мәсгудият бары икебезгә генә махсус булачак иде. Әмма бу халык өчен үз бәхетебезне корбан итәбез... Халкыбызның хәзерге көндә акчага бик мохтаҗлыгын уйлап, дөньяда ясалачак туебызны ахирәткә кичектерәбез... Мәҗбүр булабыз...» Автор Гәүһәр фаҗигасендә язмыш, тәкъдирдән узмыш юк фәлсәфәсен төп сәбәп итеп күрсәтсә дә, татар җәмгыятендә хөкем сөргән иске гореф-гадәтләрне, тәртипләрне дә тәнкыйтьли. Аның үзен корбан итүе аларга каршы нәфрәт, протест булып та яңгырый. Бу каршылык, яшьләрнең үз бәхетләрен халык өчен корбан итеп, иҗтимагый-милли мәнфәгатьләр файдасына чишелә. Әсәрдә өч ярдәмче – беренче, икенче һәм дүртенче каршылыкны иҗтимагый-милли эчтәлеккә ия булулары ягыннан төркемләргә дә мөмкин.
   Заһид белән Сөләйман арасындагы үзәк конфликт Заһид һәм аның сөйгәне Гәүһәрнең үлеме белән чишелә. Яшьләр үз мәхәббәтләренә тугры калып, Заһидка бирелгән байлыкны милләт файдасына тоту хакында васыять әйтеп, үзләрен корбан итәләр. Мелодрама төп каһарманнарның үлеме белән тәмамланса да, ул үлем мәхәббәтнең, яшьләрнең мораль җиңүе булып аңлашыла. Мәхәббәт кеше, аның акыл үлчәүләренә, акча, байлык һәм гомумән бернинди киртәләргә дә буйсынмый торган серле көч, рух эше буларак тәкъдим ителә. Аннан соң бу чишелеш аркылы татар зыялы яшьләре арасында үз тормышларын милли алгарыш, татар халкы бәхете хакына корбан итәрдәй катлам барлыгы турындагы фикер дә үткәрелә. Шул ук вакытта Гәүһәрнең үз-үзенә кул салыр алдыннан әйткән «Татар тормышының җитешсезлекләренә корбан булып, хәят баткаклыгыннан чыга алмый үләм» дигән сүзләрендә милли чынбарлыкның тискәре якларына нәфрәт яңгырый, аның үзгәрергә, яңарырга тиешлеге раслана. Мелодрамадагы төп конфликт мәңгелек «аталар» һәм «балалар» тартышының чагылышы да булып тора.
   Әсәр романтик эстетика кануннарына корылган, әмма ул сентиментализм билгеләре – хис культы, хат язышу детальләре, куертылган кичерешләр, түгелгән күз яшьләре, мул бирелгән аһ-зарлар, геройларның күңел-калеб кешеләре итеп бирелү һ.б. белән баетылган.
   Әсәрнең өченче пәрдәсендәге бишенче мәҗлесендә Гәүһәрнең, дүртенче пәрдәнең беренче мәҗлесендәге Заһидның хис-кичерешләре сызлану фәлсәфәсе ярдәмендә гәүдәләндерелә. Үз язмышларын үзгәртә алмаудан, кавышудан өметләре өзелгән, рухлары сүнгән геройлар газап китергән залим, усал дөньяны ләгънәтлиләр. Аннан котылу юлы дип үлемне санаган каһарманнар сыкрыйлар, сызланалар. Бу күренешләргә әдипнең экзистенциализм агымы тәэсирендә иҗат ителгән «Бәхет», «Рәхәт кайда?», «Соңгы теләк» шигырьләрендәге мотивлар килеп кереп, каһарманнарның хис кичерешләрендә гәүдәләнеш таба. Заһидның үз һәм Гәүһәренең үлемендә тормышны гаепләү, үкенеч хисе шулкадәр көчле,күңел бәргәләнүләрен, чарасызлыгын тирәнрәк белдерү өчен ул, кулына револьверын тоткан килеш, «Соңгы теләк» шигыреннән өзек көйли. Бу үзенчәлек И.Нуруллин тарафыннан да ассызыклана: «М.Фәйзи 1913 елның январенда «Кызганыч» исемле драмасын язып тәмам итә. Әсәр язучының лирикасы, аеруча «Яшь күңел» җыентыгы белән аваздаш. Биредә дә реаль чынбарлык, конкретрак әйтсәк, буржуаз җәмгыять белән романтик шәхес арасындагы каршылык гәүдәләнә» [Нуруллин, 1982; 266].
   Драматургның «Галиябану» драмасы 1916 елда языла. Гәрчә әсәр мәңгелек темаларның берсе – мәхәббәт темасын гәүдәләндереп, сюжеты традицион мәхәббәт өчпочмагы мотивына корылса да, әдип иҗатының гына түгел, ә татар әдәбиятының җитди казанышы – таҗы, бизәге булып тора.
   Сюжетның экспозициясе булып килгән әсәрнең беренче пәрдәсендә драматург Галиябану, аның әтисе, әнисе һәм каршылыкка керәчәк каһарманнар – Хәлил һәм Исмәгыйль белән таныштыра. Аларның эш-гамәлләре, теләк-омтылышлары, үз-үзләрен тотышлары, характер сыйфатлары хакында белешмә бирә. Бәдри – авылда үз көче белән көн күрүче тырыш, укый-яза белә торган крестьян. Аның хуҗалыгы нык: аты бар, кирәк вакытта базарга чыгарып сата алырлык икмәге дә юк түгел, хезмәтче тота. Сөйләшүләренә, үзара мөнәсәбәтләренә караганда, хатынын ихтирам итеп яши. Күңеленең бер почмагына матди хәлен ныгытып, кешеләр арасында үз абруен күтәрү теләге дә яшеренгән. Җае да чыгып тора: авылда матурлыгы, «акылы, фигыле, белеме, җитезлеге, үткерлеге» белән дан тоткан кызы Галиябануга байлыгы белән тирә-якны дер селкетеп торган Исмәгыйль күз атып, өйләнү теләге белән йөри. Менә шушы хәл драмада аңлашылмаучылыкка юл ача, хыял белән чынбарлык каршылыгын тудыра. Хәлил турында алдагы күренешләрдән алынган мәгълүмат яучы Бәдига тарафыннан арттыру алымы ярдәмендә тагын да киңәйтелә: «егет хан кызын димләсәң дә оят китерерлек түгел, ышанычлы, бик әйбәт», «авылда бер дип әйтерлек». Икенче пәрдәдә төп каршылыкның беренче адымы – төенләнеш ясала: әсәрне композицион яктан оештыруда, геройларның холык-фигылен, күңел кичерешләрен ачуда зур роль уйнаган аңлашылмаучылык аркасында Бәдри белән Галимә, яучы Бәдиганы Исмәгыйльдән дип белеп, шатланып Галиябануны кияүгә бирергә ризалык белдерәләр.
   Беренче-икенче пәрдәләрдә драманың үзәк каршылыгы ачыкланып бетә: ул Хәлил белән Исмәгыйль арасында барлыкка килә. Хәлил белән Исмәгыйль каршылыгын шәхси сәбәп – Галиябануга өйләнү теләге тудыра. Аның нигезендә Хәлилнең мәхәббәт хисе белән Исмәгыйльдәге «кыз минеке булырга тиеш» дигән теләк – ышанычның бәрелеше ята.
   Төенләнештән соң сюжет тиз үсеп, вакыйгалар куерып, катнашучы геройлар арасында мөнәсәбәтләр киеренкеләнеп китә, каһарманнарның драматик кичерешләренә фаҗигалелек өстәлә. Галиябануның Хәлилгә ярәшелүен ишеткәннән соң, күңелендә тискәре хисләр өермәсе уйнаган Исмәгыйль су буенда Галиябануның юлына каршы төшә. Үз сүзләре белән әйткәндә, «синең кулыңа су салырга ярамаслык малай» белән Галиябануның вәгъдәләшүе Исмәгыйльнең минминлегенә тия, хисләре акылын томалый. Ул – мәрхәмәтсез, усал; байлык аны рухи яктан имгәтеп, башкаларны үзенә буйсындырып, кешеләрнең мәнфәгатьләре белән санлашмыйча яшәргә өйрәткән. «Ачу килгән вакытта Ходай истән чыга» дигән сүзләре Исмәгыйльнең үз максатына ирешү юлында гореф-гадәт, әхлак нормалары белән генә түгел, хәтта дини кануннар белән исәпләшмәвен раслый. Исмәгыйльнең тупас, дорфа мөнәсәбәтенә Галиябану үзенең күңел яхшылыгын каршы куеп карый, әмма ул уңай нәтиҗәгә китерми. Героиняның ялварулы үтенече, кансыз, ерткыч Исмәгыйльнең каты күңеленә юл таба алмыйча, янәдән янауга, куркытуга очрый. Алар арасындагы каршылык кешене кимсетү һәм мыскыллауга бәйле туа. Әлеге бәрелештә мәхәббәт хисе Исмәгыйльнең «кызыксыз байлыгы»ннан өстен куела, теләсә нинди рәнҗетүләрне, түбәнлекләрне җиңәрлек мәхәббәт хисенә дан җырлана.
   Галиябануны үзенеке итә алмавына шикләнгән Исмәгыйль Бәдри йортына килә. Дүртенче пәрдәнең икенче күренешендә ачыкланган ярдәмче каршылыкта үз кызларын Исмәгыйльгә ярәштек дип инанган Бәдри белән Галимәнең күзләре ачыла, алар үзләренең ялгышу-алдануларын аңлыйлар. Бу каршылык эчендә Исмәгыйль белән Бәдринең холыклары яңа штрих-сызыклар белән тулыландырыла. Исмәгыйльнең рәхимсезлеге, мәкерлеге бу күренештә тагын да көчәйтелә, соңгы чиккә җиткерелә. Галиябануның Хәлилгә ярәшелүен: «Моңарчы алам дип йөреп, инде читкә җибәрү... үлем белән бер», - дип кабул иткән Исмәгыйль байлыгын эшкә җигә. Туйлыкка, мәһәрләрдән тыш мең сум акча вәгъдә итеп, Бәдрине бик тиз үз ягына аудара. Бу каршылык эчендә Бәдринең аумалы табигате, байлыкны үз кызы бәхетеннән дә өстен куюы ачыклана.
   Икенче бәрелештә үк өченче каршылыкның тууына җирлек әзерләнә. Бәдри белән Галиябану арасында оешкан каршылык моңа кадәр тыныч, бер-берсенә ихтирам хисе белән, матур гына яшәп яткан гаилә тормышына ямьсез күренешләр алып керә, ир-хатын, ата-бала мөнәсәбәтләре бозыла. Сәбәбе – ата-ана һәм Галиябану арасындагы аңлашылмаучылыкның ачыклануы, аннан соң туйдан киләчәк акчадан Бәдринең мәхрүм калу куркынычы. Меңнәр белән аңы томаланган Бәдри, мәҗбүриләп, куркытып, алай да барып чыкмагач, кыйнап, Галиябануның ризалыгын алуга ирешә. Автор бу каршылык аша кеше характерындагы комсызлык, акча-байлыкка омтылыш гаилә тормышын гарипләндерә, кеше бәхетен, гомумкешелек кыйммәтләрне җимерә дигән фикерне раслый.
   Бәдринең ризалыгын алудан өметләре өзелгән Хәлил белән Галиябану үз бәхетләре өчен көрәшүнең соңгы юлын – яшерен рәвештә никах укытуны сайлыйлар. Мәхәббәт көченнән куркып, төнлә белән икенче тапкыр Бәдриләр йортына килгән Исмәгыйль яшьләрнең бу адымына каршы төшә. Хәлил белән Исмәгыйль очрашкан күренеш сюжетның кульминацион ноктасы булып тора. Бар нәрсәне үз файдасына хәл итәргә гадәтләнгән Исмәгыйль, Галиябануның башка кешегә кияүгә чыгуы белән һич кенә килешергә теләмичә, Хәлилне револьвердан атып үтерә. Бу каршылыкта ике каһарман да яңа яктан ачылып китәләр. Күңеле, эш-гамәлләре гел яхшыда, изгелектә булган Хәлил, миһербансыз Исмәгыйльгә ышаныч белдереп, кулына төшкән револьверны җиргә ташлый. Бу Хәлилнең беркатлылыгы, тәҗрибәсезлеге турында сөйли. Тәүфыйксыз, «бозык» дигән ат алган Исмәгыйльнең дә характерына яңа детальләр өстәлә. Ул, Хәлил белән Галиябануның мәхәббәт хисләре һәм намус, вөҗдан кебек гомумкешелек кыйммәтләр алдында җиңелеп, үзенең Хәлилне атып үтерүен танырга мәҗбүр була. Димәк, Исмәгыйльдә әле кешелек сыйфатлары үлеп бетмәгән. Үзәк каршылыкның фаҗигале чишелеше тамашачы күңелендә Исмәгыйльне гаепләү, аңа нәфрәт, ә Хәлилгә теләктәшлек, кызгану хисләре уята.
   Автор кеше бәхете мәсьәләсен, аның нинди генә шартларда яшәвенә карамастан, зур, җитди проблема итеп күтәрә. Җир йөзендә яшәгән барлык кешеләр дә омтылган бу кыйммәт, мәхәббәт, кешеләр, туганнар, кан-кардәшләр арасындагы матур мөнәсәбәтләр яклауга һәм саклауга мохтаҗ дигән фикер үткәрелә; саф, керсез мәхәббәт хисләренә дан җырлана. Акча, мал-мөлкәтнең, байлыкның, акыл һәм зыялылык белән эш иткәндә генә, кешегә, халыкка һәм милләткә файда китерүе раслана.
   «Галиябану» музыкаль драмасының сәнгатьчә эшләнеше дә бик югары. Реализм һәм романтизм синтезы рәвешендә язылган пьесада музыканың роле, идея-эстетик вазифасы үзгәрә, ул очраклы бизәк төсендә генә түгел, ә пьеса эчтәлегенең тукымасын хасил итә. Әсәрнең мәгънәви кисәкләрен бер үзәккә туплаган әдәби деталь буларак кулланыла. Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Г.Ибраһимов әдәби әсәрнең яңа сыйфаты хакында болай дип яза: «Галиябану»ның бөтенләй яңа хасиятләреннән берсе – аның бездә беренче мәртәбә сәхнәгә музыканы, җырны, бер иттифакый зиннәт ясап кына түгел, бәлки төп матди итеп, асыл мөндәриҗә (эчтәлек – Г.Т.) кыйлып, кертүедер. Буны «Галиябану» башлап җибәрде. ... Менә шундый хасиятләре белән «Галиябану» бездә ялгыз урында тора, яңа бер баб яки, зуррак тәгъбир булса да, әйтик, драмалар галәмендә яңа мәктәп ача һәм, шулар аркасында бик хаклы буларак, гаммә алдында иң кадерле урыннарның берсен ала» [Ибраһимов, 1978: 303]. М.Ибраһимов тарафыннан бу караш конкретлаштырылып, иҗади үстерелә. Галим пьесада җырның идея-эстетик вазифасын әдәби әсәрне композицион яктан оештыруда, вакыйгаларны хәрәкәт иттерүдә билгели. Аның карашынча, җыр драмада «тышкы коллизияләр» белән янәшә үскән эчке хәрәкәтне барлыкка китерә: «М.Фәйзи драмасында тышкы каршылыклар белән янәшә эчке каршылыклар да бар. Алар тышкы каршылыкларга янәшә үсә. Автор коллизияләрне «Галиябану» җырындагы үтәли мотив (лейтмотив) ярдәмендә ача» [Ибраһимов, 2005; 45]. М.Ибраһимов билгеләгәнчә, Галиябануның эмоциональ халәте һәм хисләр үзгәреше барлыкка китергән эчке хәрәкәт җырлар аша тәэмин ителә, «җыр хисләр белдерү чарасына әверелә». Аннан соң әсәрнең финалында яңгыраган «Галиябану» көе, героиняның эчке халәте белән генә бәйле булмыйча, тормыштагы мәңгелек сагышка, моңга ишарә ясый. Бу очракта ул хәрәкәттәге хис, кичерешне түгел, ә «тотрыклы, стабиль, субстанциаль» халәтне белдерүгә хезмәт итә. «Музыкаль образ, безнең фикеребезчә, монда символик табигатьле, – дип яза мәкалә авторы. – Аның мәгънәсе ахырга кадәр ачыкланмаган, ул күпмәгънәле» [Ибраһимов, 2005; 46]. Күренә ки, М.Фәйзи музыканы саф, керсез мәхәббәткә, сөю-сөелү хисләренең бөеклегенә, вәгъдәләшүгә ишарә итүче символ дәрәҗәсенә күтәрә.
   Әсәрнең төп каһаманнары – Галиябану һәм Хәлилнең характер сыйфатлары арттырылып, күпертелеп сурәтләнгән, алар романтик буяулар белән бизәкләнгән. Исмәгыйльнең дә минминлеге, миһербансызлыгы автор тарафыннан үстерелеп бирелгән. Драматург аңлашылмаучылыкларга, төрле сәнгати детальләргә, символик образларга мөрәҗәгать иткән. Портретлар, психологик контрастлар, драматик антитезалар яратып файдаланылган. Әдәби әсәрнең теле гаҗәеп матур, халыкның җанлы сөйләм элементлары – мәкаль, әйтем, афоризмнар белән баетылган. Алар, бердән, әсәрнең реалистик яңгырашын, халык тормышына якынлыгын күрсәтсәләр, икенчедән, каһарманның характер сыйфатларын (мәсәлән, Исмәгыйль) тулыландыралар, өченчедән, вакыйга-күренешкә авторның, геройның бәясен, мөнәсәбәтен белдерүгә дә хезмәт итәләр.

1 комментарий:

  1. Һәр кешегә дә кызык һзм кирәк булган мәгълүмат туплагансың.Молодец!!!

    ОтветитьУдалить